18 июль 2017 яңалыклары
-
Роспотребнадзор спиннерларның бала организмына йогынтысын тикшерә
Белгечләр сүзе буенча, ата-аналар балаларына спиннер сайлауда аеруча игътибарлы булырга тиеш: аларны кулдан сатып алырга кирәкми. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) Россия балалары мавыгып киткән яңа уенчык - спиннерларны тикшерә-өйрәнә. Алар бу уенчыкның балалар организмына тискәре йогынтысы булу-булмауны ачыклый", - дип хәбәр итә "Интерфакс"....
-
"Кечкенә Мисс һәм Мистер" фотобәйгесендә – Румил Миңнуллин
"Кечкенә Мисс һәм Мистер" фотобәйгесендә - Румил Миңнуллин. Аңа 6 яшь.
-
Бер көтү сарык һәм кәҗәне яшен сугып үтергән
Башкортстанның Зианчур районында 78 баш сарык һәм кәҗәне яшен сугып үтергән. Зианчур районы хакимияте эшләре идарәчесе Басыйр Хәбибуллин "Башинформ" агентлыгына әлеге фаҗиганең Биштирәк авылыннан өч километр ераклыкта булуын хәбәр иткән. Таң белән14 яшьлек үсмер сарык һәм кәҗәләрне көтәргә чыккан. Һава торышы бозылып, яңгыр ява башлаган. Хайваннар качкан агачны яшен суккан,...
-
Көнкүрештә бик кирәкле киңәшләр (+ФОТО)
Сыекча белән тулы савыттан нәрсә дә булса агызып алырга кирәк икән, аның авызына суши таягы яки ручка куй. Бернәрсә дә читкә акмас.
-
Дөньядагы кызыклы фактлар
* 1987 елның 28 гыйнварында АКШның Монтана штатындагы бер ранчо хезмәткәре 38 сантиметр диаметрлы кар бөртеге тапкан. Бу әкият кебек, әлбәттә, ләкин аның шаһитлары булган һәм әлеге факт Гиннессның рекордлар китабында теркәлгән. * 1952 елның 15-16 мартында Англиянең Чилаос поселогында 2 метр биеклектә яңгыр яуган. Бу 1 гектар җиргә 18...
-
В Болгарской исламской академии начнет обучение второй поток летней смены
Сегодня в Болгарской исламской академии за парты сел новый поток абитуриентов. Во второй летней смене собрались 26 слушателей не только из Татарстана и ближайших регионов, но и из Дагестана и Ингушетии. Об этом сообщает ИА «Татар-информ». 40 абитуриентов прошли обучение в первой летней смене Болгарской академии, которая недавно завершилась. Тогда...
-
Бөгелмә районы авыллары буйлап сәяхәт
Узган җомгада Бөгелмәгә беренче агротуристлар аяк басты. Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар, Казан журналистлары безнең район авыл хуҗалыклары эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән танышты. Аларга маршрут өчен "иң-иң"нәрне сайлап алганнар. Идел буенда Татарстан, беренчеләрдән булып, агротуристлык белән шөгыльләнә башлаган. Бөгелмәдә бу юнәлешкә старт бирделәр. Мондый төр экскурсия кешеләргә авыл җирендә яшәү һәм эшләүнең...
-
Җинаять вак була алмый
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы 34 яшьлек гражданин Ч.га кагылышлы җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты. Ч. 2017 елның 8 апрелендә исерек хәлдә әнисенә пычак һәм тимер чәнечке белән кизәнгән. Дөрес, теле белән "үтерәм" дип янаса да, нияте аны үтерү түгел, ә куркыту гына булган. Әмма битен куллары белән каплап, сакланам...
-
Путин үзе турындагы фильмны тулысынча карый алмаган – йокыга киткән
Исегезгә төшерәбез: 19-22 июнь көннәрендә Беренче каналда Америка режиссеры Оливер Стоунның "Интервью с Путиным" фильмы барды. Путин әлеге фильмны тулысынча карый алмаган, йокыга киткән. Серемне чишәм - мин ул аны чит илдән командировкада кайтканда самолетта карадым, әмма, анда аз йоклау сәбәпле, ахыргача карый алмадым, йокыга киттем, мин фильмны һичшиксез караячакмын,...
-
Татарстан туристларын Абхазиядә талаганнар: «Ике сәгатьтән соң кайтсак, ишек бикле, калган 30 мең акчабыздан җилләр искән»
Абхазиядә туристларга җинаятьчеләр һөҗүм итүе киң яңгырау тапты. Бу илгә ял итәргә бару елдан-ел куркыныч була бара. Безгә шушы төбәктә ял итеп кайткан Илдар З. шалтыратты. Ул әле генә гаиләсе белән Абхазиядән кайтып төшкән. Газетабыз аша шушы Кавказ республикасына баручыларны кисәтәсе килгән аның. Илдар ике баласы һәм хатыны белән Гагра...
-
Әнисе өч яшьлек улын тәрәзәдән ыргыткан
Когда женщина увидела, что ребёнок упал на козырёк, прилегающего к дому магазина, попыталась скинуть сына на землю. Ребёнок с сотрясением головного мозга и ушибами различных частей тела госпитализирован в Детскую республиканскую клиническую больницу. 39-летняя мать пострадавшего ребёнка определена в клиническую психиатрическую больницу. Как удалось выяснить KZNLIVEженщина и ранее стояла на...
-
В Бугульминском и Лениногорском районах за 6 дней зарегистрировали 5 ВИЧ-инфицированных
Трех человек с ВИЧ-инфекцией зарегистрировали в Бугульминском районе, еще двух - в Лениногорском. Соответствующую информацию после анализа данных с 6 по 12 июля опубликовал Роспотребнадзор. Всего за этот период в больницах республики такой диагноз подтвердили 16 людям. Среди них четыре случая - в Нижнекамском районе, по два - в Зеленодольском...
-
"Кечкенә Мисс һәм Мистер" фотобәйгесендә – Ринал Мәгъсүмов
"Кечкенә Мисс һәм Мистер" фотобәйгесендә Бөгелмә шәһәреннән - Ринал Мәгъсүмов. Аңа 6 яшь.
-
Безнең мәзәкләр
- Айнур, минем компьютерым эшләми. - Анда бер зур төймә бар, аңа басып карадыңмы? - Әйе, барыбер эшләми. - Розеткага тыкканмы? - Белмим, хәзер шырпы кабызам да карыйм. - Ә шырпы нигә? - Бездә утны сүндерделәр )
-
Россиядә ял көннәрендә спиртлы эчемлекләр сатуны тыярга мөмкиннәр
Халык арасында исерткеч эчемлекләр куллануны чикләү тәкъдимен Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы керткән. Россиядә ял көннәрендә исерткеч эчемлекләр сатуны тыярга мөмкиннәр. "Известия" газетасы язганча, мондый тәкъдимне Халыкта сәламәт яшәү рәвеше булдыру стратегиясе авторы - Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы керткән. "Ял көннәрендә исерткеч эчемлекләр сатуны чикләүне нәтиҗәле булыр, дип исәплибез. Әлеге карарны...